Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 36 кеше коронавирус белән хастаханәгә эләккән

Татарстанда 36 кеше коронавирус белән хастаханәгә эләккән

https://tnv.ru

18 Октябрь 2022, 12:35

15

0

Татарстанда 36 кеше коронавирус белән хастаханәгә эләккән
Узган тәүлектә Татарстанда 218 кеше коронавирус йоктырган. 36 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә 561 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2004 кеше вафат булган. Узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада коронавирус белән авыручылар саны кимүгә карамастан, сакланырга кирәк. Вакцинацияне дәвам итәргә, шулай ук санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә кирәк.

Фото: ТНВ

Комментарии 0

Аватар