Онлайн трансляция

Свернуть

Соңгы тәүлектә Татарстанда 200 кешедә коронавирус ачыкланган

Соңгы тәүлектә Татарстанда 200 кешедә коронавирус ачыкланган

https://tnv.ru

19 Октябрь 2022, 11:41

57

0

Шулай ук узган тәүлектә 721 кеше терелгән.

Соңгы тәүлектә Татарстанда 200 кешедә коронавирус ачыкланган
Узган тәүлектә Татарстанда 200 кеше коронавирус йоктырган. 32 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә 721 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2004 кеше вафат булган. Узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада коронавирус белән авыручылар саны кимүгә карамастан, сакланырга кирәк. Вакцинацияне дәвам итәргә, шулай ук санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә кирәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров