Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда ай башыннан бирле беренче тапкыр коронавирустан үлем очрагы теркәлгән

Татарстанда ай башыннан бирле беренче тапкыр коронавирустан үлем очрагы теркәлгән

https://tnv.ru

21 Октябрь 2022, 13:34

80

0

Татарстанда ай башыннан бирле беренче тапкыр коронавирустан үлем очрагы теркәлгән
Узган тәүлектә Татарстанда 161 кеше коронавирус йоктырган. 41 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә 158 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2005 кеше вафат булган. Узган тәүлектә бер үлем очрагы теркәлгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада коронавирус белән авыручылар саны кимүгә карамастан, сакланырга кирәк. Вакцинацияне дәвам итәргә, шулай ук санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә кирәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров