Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда "ковид" белән авыручылар саны кими

Татарстанда "ковид" белән авыручылар саны кими

https://tnv.ru

02 Ноябрь 2022, 11:04

145

0

Татарстанда "ковид" белән авыручылар саны кими
Узган тәүлектә Татарстанда 135 кеше коронавирус йоктырган. 44 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә 217 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2005 кеше вафат булган. Узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада коронавирус белән авыручылар саны кимүгә карамастан, сакланырга кирәк. Вакцинацияне дәвам итәргә, шулай ук санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә кирәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров