Онлайн трансляция

Свернуть

Соңгы тәүлектә Татарстанда 103 кешедә коронавирус ачыкланган

Соңгы тәүлектә Татарстанда 103 кешедә коронавирус ачыкланган

https://tnv.ru

18 Ноябрь 2022, 12:02

63

0

Соңгы тәүлектә Татарстанда 103 кешедә коронавирус ачыкланган
Узган тәүлектә Татарстанда 103 кеше "Covid-19" вирусын йоктырган. 19 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә 103 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2006 кеше вафат булган. Узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада коронавирус белән авыручылар саны кимүгә карамастан, сакланырга кирәк. Вакцинацияне дәвам итәргә, шулай ук санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә кирәк.

Фото: соц.сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров