Онлайн трансляция

Свернуть

Узган тәүлектә бер татарстанлы коронавирустан үлгән

Узган тәүлектә бер татарстанлы коронавирустан үлгән

https://tnv.ru

30 Ноябрь 2022, 11:12

76

0

Узган тәүлектә бер татарстанлы коронавирустан үлгән
Узган тәүлектә Татарстанда 69 кеше "Covid-19" вирусын йоктырган. 30 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә 20 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2007 кеше вафат булган. Узган тәүлектә  бер үлем очрагы теркәлгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада коронавирус белән авыручылар саны кимүгә карамастан, сакланырга кирәк. Вакцинацияне дәвам итәргә, шулай ук санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә кирәк.

Фото: соц.сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров