Онлайн трансляция

Свернуть

Узган тәүлектә коронавирус йоктыручылар саны да, аннан терелүчеләр саны да тигез булган

Узган тәүлектә коронавирус йоктыручылар саны да, аннан терелүчеләр саны да тигез булган

https://tnv.ru

05 Декабрь 2022, 11:14

59

0

Узган тәүлектә коронавирус йоктыручылар саны да, аннан терелүчеләр саны да тигез булган
Узган тәүлектә Татарстанда 84 кеше "Covid-19" вирусын йоктырган. 8 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә 84 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2007 кеше вафат булган. Узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада коронавирус белән авыручылар саны кимүгә карамастан, сакланырга кирәк. Вакцинацияне дәвам итәргә, шулай ук санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә кирәк.

Фото: pxhere.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров