Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 2009га җитте

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 2009га җитте

https://tnv.ru

26 Декабрь 2022, 11:34

81

0

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 2009га җитте
Узган тәүлектә Татарстанда 79 кеше "Covid-19" вирусын йоктырган. 10 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә 116 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2009 кеше вафат булган. Узган тәүлектә бер үлем очрагы теркәлгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада коронавирус белән авыручылар саны кимүгә карамастан, сакланырга кирәк. Вакцинацияне дәвам итәргә, шулай ук санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә кирәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров