Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирус тагын 70 кешедә ачыкланган

Татарстанда коронавирус тагын 70 кешедә ачыкланган

https://tnv.ru

30 Декабрь 2022, 11:32

700

0

Татарстанда коронавирус тагын 70 кешедә ачыкланган
Узган тәүлектә Татарстанда 70 кеше "Covid-19" вирусын йоктырган. 23 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә 120 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2009 кеше вафат булган. Узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада коронавирус белән авыручылар саны кимүгә карамастан, сакланырга кирәк. Вакцинацияне дәвам итәргә, шулай ук санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә кирәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров