Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 56 кешедә коронавирус ачыкланган

Татарстанда 56 кешедә коронавирус ачыкланган

https://tnv.ru

12 Январь 2023, 11:40

39

0

Татарстанда 56 кешедә коронавирус ачыкланган
Узган тәүлектә Татарстанда 51 кеше "Covid-19" вирусын йоктырган. 24 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә 67 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2009 кеше вафат булган. Узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада коронавирус белән авыручылар саны кимүгә карамастан, сакланырга кирәк. Вакцинацияне дәвам итәргә, шулай ук санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә кирәк.

Фото: ТНВ

Комментарии 0

Аватар