Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны 75кә җитте

Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны 75кә җитте

https://tnv.ru

30 Январь 2023, 12:17

72

0

Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны 75кә җитте
Узган тәүлектә Татарстанда 75 кеше "Covid-19" вирусын йоктырган. 23 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә 30 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2010 кеше вафат булган. Узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада коронавирус белән авыручылар саны кимүгә карамастан, сакланырга кирәк. Вакцинацияне дәвам итәргә, шулай ук санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә кирәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров