Онлайн трансляция

Свернуть

Узган тәүлектә Татарстанда 76 кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә Татарстанда 76 кеше коронавирус йоктырган

https://tnv.ru

03 Февраль 2023, 11:35

257

0

Узган тәүлектә Татарстанда 76 кеше коронавирус йоктырган
Узган тәүлектә Татарстанда 76 кеше "Covid-19" вирусын йоктырган. 31 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә йогышлы авырудан терелүчеләр булмаган дип хәбәр ителә. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2010 кеше вафат булган. Узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада коронавирус белән авыручылар саны кимүгә карамастан, сакланырга кирәк. Вакцинацияне дәвам итәргә, шулай ук санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә кирәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров