Онлайн трансляция

Свернуть

Узган тәүлектә Татарстанда 101 кешедә коронавирус ачыкланган

Узган тәүлектә Татарстанда 101 кешедә коронавирус ачыкланган

https://tnv.ru

15 Февраль 2023, 10:59

68

0

Узган тәүлектә Татарстанда 101 кешедә коронавирус ачыкланган
Узган тәүлектә Татарстанда 101 кеше "Covid-19" вирусын йоктырган. 54 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә йогышлы авырудан 78 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2010 кеше вафат булган. Узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада коронавирус белән авыручылар саны кимүгә карамастан, сакланырга кирәк. Вакцинацияне дәвам итәргә, шулай ук санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә кирәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров