Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 195 кешедә коронавирус ачыкланган

Татарстанда 195 кешедә коронавирус ачыкланган

https://tnv.ru

17 Март 2023, 11:42

104

0

Татарстанда 195 кешедә коронавирус ачыкланган
Узган тәүлектә Татарстанда 195 кеше "Covid-19" вирусын йоктырган. 22 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә йогышлы авырудан 219 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2010 кеше вафат булган. Узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада коронавирус белән авыручылар саны кимүгә карамастан, сакланырга кирәк. Вакцинацияне дәвам итәргә, шулай ук санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә кирәк.

Фото: скриншот ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров