Онлайн трансляция

Свернуть

Узган тәүлектә 180 кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә 180 кеше коронавирус йоктырган

https://tnv.ru

23 Март 2023, 11:19

85

0

Узган тәүлектә 180 кеше коронавирус йоктырган
Узган тәүлектә Татарстанда 180 кеше "Covid-19" вирусын йоктырган. 22 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә йогышлы авырудан 223 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2010 кеше вафат булган. Узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада коронавирус белән авыручылар саны кимүгә карамастан, сакланырга кирәк. Вакцинацияне дәвам итәргә, шулай ук санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә кирәк.

Фото: tb-diagnos.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров