https://tnv.ru
25 Сентябрь 2024, 12:00
550
0
Татарстан Гидрометүзәге башлыгы Феликс Гоголь «Вечерняя Казань» башмасына биргән интервьюсында республикада кар катламы 12-25 ноябрь көннәрендә урнаша дип белдерде.
Статистика буенча, республикада беренче кар октябрьнең өченче декадасында ява. Ләкин бу кар тотрыклы түгел. Әйтик, узган ел карны 23 октябрьдә күзәткәннәр.
Элегрәк Татарстан Гидрометүзәге белгечләре сентябрьнең соңгы атнасында һава торышы турында хәбәр иткәннәр иде. Фараз буенча, һаваның көндезге температурасы +20 градустан артып китәчәк.
Фото: pxhere.com

Бүлешергә
Комментарии 0