Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВ Ураза гаете вәгазен онлайн күрсәтәчәк

ТНВ Ураза гаете вәгазен онлайн күрсәтәчәк

https://tnv.ru

21 Май 2020, 18:01

509

0

Коронавирус таралу куркынычы булу сәбәпле, мәчетләр ябык булачак.

ТНВ Ураза гаете вәгазен онлайн күрсәтәчәк
Берничә көннән ураза гаете. «Татарстан-Яңа Гасыр» телевизион каналы Татарстан мөфтиенең бәйрәм вәгазен турыдан-туры трансляцияләячәк.
24 нче майда иртәнге сәгать җиденче яртыдан (06:30) безне карагыз.

«Татарстан - Яңа гасыр» телевидениесе еллар буена дәвам иттерелүче гадәткә тугры калып, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә, Ураза бәйрәме көнне турыдан-туры трансляция оештыра.

Казанның  тарихи Галиев мәчетендә, бәйрәм вәгазе белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның чыгышы көтелә. Аңа кадәр хафиз укуында Коръән уку биреләчәк. Бу бәйрәм рухын тагын да куәтләндерер, күңелләргә тынычлык өстәр дип өметләнәбез.

Ураза гаете мөбарәк булсын!

Фото: http://dumrt.ru/

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров