Онлайн трансляция

Свернуть

Изге Болгар җыены узачак көн билгеле

Изге Болгар җыены узачак көн билгеле

https://tnv.ru

03 Июнь 2021, 14:02

1150

0

Изге Болгар җыены узачак көн билгеле
Изге Болгар җирендә уза торган җыен быел уздырылачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Диния нәзарәте хәбәр итә. Чара 5 июнь көненә билгеләнгән.

Иртәнге сигездә халыкны чакырып Истәлек билгесе янында Коръән уку һәм мөнәҗәтләр әйтү башланачак. Биредә Татарстан мөфтиенең шәкерте, Коръән-хафиз Сәидкамал Суюновның чыгышлары көтелә.

08.30 сәгатьтә Болгар ислам академиясе бинасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең танылган мөфтиләре һәм дин әһелләре белән очрашачак. Шулай ук 1100 еллык чараларын үткәрү мәсьәләләренә багышланган җыелыш көтелә. Көн дәвамында Нәзарәт вәкилләре намаз уку тәртипләренә багышланган дәресләр үткәрәчәк, хатын-кызлар өчен яулык бәйләү, ир-атлар өчен чалма чорнау буенча мастер-класслар узачак, “Хозур” нәшрияты үз басмаларын дин кардәшләребезгә тәкъдим итеп, сату нокталарында эшне киң җәелдерәчәк, нәшрият хезмәткәрләре халыкны ел дәвамында эшләнгән бушлай мобиль кушымталар белән таныштырачак.

Татарстан мөфтиятенә караган сигез мәдрәсә, РИИ, КИУның кабул итү комиссиясе вәкилләре абитуриентларның сорауларына җавап бирәчәк, укыту программалары, укырга керү шартлары хакында сөйләячәк. Мөфтиятнең шәригать мәсьәләләре бүлеге хезмәткәрләре дога кылу һәм йолаларны дөрес итеп башкару тәртипләре буенча консультацияләр бирәчәк.

Изге Болгар җыены кысаларында һөнәри сәнгать ярминкәләре, хәләл ризыклар сату нокталары оештырылачак. Оештыручылар ассызыклаганча, быелгы җыенда мәртәбәле-шәрәфле кунаклар буларак Төрекмәкстан, Босния һәм Герцеговина, Чечня мөфтиләренең катнашуы көтелә.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров