Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан мөселманнары быел хаҗ кыла аламы?

Татарстан мөселманнары быел хаҗ кыла аламы?

https://tnv.ru

16 Июнь 2021, 17:09

363

0

Татарстан мөселманнары быел хаҗ кыла аламы?
Дөнья күләмендә коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Согуд Гарәбстаны Корольлеге хакимияте 2021 елда хаҗ гыйбадәтен үтәү өчен бары чикләнгән санда гына хаҗилар кертелү турында карар кабул ителүен игълан итте. Гыйбадәт кылу өчен Корольлек территориясендә булган дин кардәшләребез генә кертеләчәк. Быел, һиҗри исәп буенча 1442 елда, Согуд Гарәбстаны хакимияте, коронавирус таралу куркынычы булу сәбәпле, корольлектә яшәүче 60 мең кешегә генә хаҗ кылырга рөхсәт итте.

Шулай итеп, Россия, шул исәптән Татарстан мөселманнары да, быел изге урыннарга хаҗ сәфәре белән бара алмаячак.

Фото һәм чыганак:Татарстан мөселманнары диния нәзарәте

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров