Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда мөселман яшьләренең җәйге форумнары башлана

Татарстанда мөселман яшьләренең җәйге форумнары башлана

https://tnv.ru

06 Июль 2021, 14:38

534

0

Форум кызлар һәм егетләр өчен аерым узачак.

Татарстанда мөселман яшьләренең җәйге форумнары башлана
Быел Форум 12 нче тапкыр оештырыла һәм, 2 нче тапкыр егетләр һәм кызлар өчен аерым форматта уза. Чара ковидка каршы барлык куркынычсызлык чараларын саклап оештырыла.

Мөселман яшьләре форумы - ТР мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр өчен тормышка ашыра торган мөһим проектларның берсе. Ул дини-агарту, социаль-мәдәни һәм фикер алышу мәйданчыгы яшьләргә аралашу, берләшү, белем эстәү һәм үзләренең социаль идеяләрен тормышка ашыру мөмкинлеге бирә торган мәйданчык буларак эшли.

Кызлар өчен мөселман яшьләре форумы 2021 елның 10-17 июлендә Казан янындагы ял базасында узачак. Форумга Татарстаннан, шулай ук Мәскәү, Екатеринбург, Оренбург, Чиләбе, Стәрлетамак, Түбән Новгород, Димитровград, Пермь, Ижевск, Иваново, Чуашстан, Самара, Йошкар-Ола, шулай ук Кыргызстан 18-30 яшьләрдәге 100 кызның килүе көтелә

Егетләр өчен мөселман яшьләре форумы 2021 елның 24 июленнән 31 июленә кадәр узачак. Башка еллардагы кебек үк, ул «Болгар» музей-тыюлыгы территориясендә палаткалар шәһәрчеге буларак оештырыла. Анда катнашу өчен 18-30 яшьлек егетләр чакырыла. Хәзерге вакытта форумда катнашучыларны туплау бара.

Чыганак һәм фото: http://dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров