Онлайн трансляция

Свернуть

Корбан бәйрәмендә Казан мөселманнары мәчетләргә җәмәгать транспортында барып җитә алачаклар

Корбан бәйрәмендә Казан мөселманнары мәчетләргә җәмәгать транспортында барып җитә алачаклар

https://tnv.ru

14 Июль 2021, 12:37

642

0

Корбан бәйрәмендә Казан мөселманнары мәчетләргә җәмәгать транспортында барып җитә алачаклар
20 июльдә, Корбан бәйрәме көнендә, барлык теләүчеләр мәчетләргә җәмәгать транспортында барып җитә алачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Бәйрәм гыйбадәте башлануга 1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 22, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37, 47, 53, 54, 56, 63, 68, 71, 74, 75, 89, 91 номерлы автобуслар, шулай ук 1, 2 һәм 12 нче маршрутлар буенча йөрүче троллейбуслар эшләячәк.

Бу көнне җәмәгать транспорты якшәмбе графигы буенча эшләячәк.

Мәчетләрдә корбан чалу йоласы башлану 04:30 сәгатькә планлаштырылган. 

2021 елда Корбан гаетен уздыру тәртибе

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров