Онлайн трансляция

Свернуть

Корбан гаете көнне Казанда “Корбан Фест” шәһәркүләм бәйрәме узачак

Корбан гаете көнне Казанда “Корбан Фест” шәһәркүләм бәйрәме узачак

https://tnv.ru

19 Июль 2021, 11:57

524

0

Корбан гаете көнне Казанда “Корбан Фест” шәһәркүләм бәйрәме узачак
Иртәгә Корбан гаете уңаеннан Казанда М.Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында “Корбан Фест” гаилә фестивале узачак. Бәйрәм Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте тарафыннан казанлылар һәм башкалабыз кунаклары өчен үткәрелә.

Оештыручылар кунаклар өчен бай бәйрәм программасы әзерләгән, ул 13:00 сәгатьтә башланачак һәм 17:00-гә кадәр дәвам итәчәк. Катнашучылар мөнәҗәтләр, нәшидләр, шигырьләр тыңлый алачак, аниматорлардан шоу, вело-шоу һ.б. күрәчәк.

Паркта шулай ук фуд-корт эшләячәк.

Чыганак һәм фото: http://dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров