Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Галиев мәчетеннән Корбан гаете туры эфирда күрсәтеләчәк

Казанның Галиев мәчетеннән Корбан гаете туры эфирда күрсәтеләчәк

https://tnv.ru

19 Июль 2021, 13:30

979

0

Казанның Галиев мәчетеннән Корбан гаете туры эфирда күрсәтеләчәк
Иртәгә Бөтендөнья мөселманнары изге бәйрәм – Корбан гаетен бәйрәм итә. “Яңа Гасыр” телеканалы бәйрәмне онлайн күрсәтә.

“ТНВ Татарстан» һәм «ТНВ Планета» тамашачылары туры эфирга иртәнге 3.10 сәгатьтә кушыла алачак. Бу вакытта Коръән укыла. 3.30 сәгатьтә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан өммәтенә гает вәгазе белән мөрәҗәгать итәчәк. Аңа ияреп җәмәгать белән укылган гает намазын иртәнге 4.00-дә карап булачак.

Корбан гаетенең трансляциясен шулай ук кабатлау рәвешендә дә карарга мөмкин булачак. 20 июль көнне «ТНВ Татарстан» каналында ул 09.00 сәгатьтә, «ТНВ Планета» каналында 12.20 сәгатьтә күрсәтеләчәк.

Фото: http://dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров