Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Корбан бәйрәме алдыннан "Рәхмәтулла" мәчете ачылды

Казанда Корбан бәйрәме алдыннан "Рәхмәтулла" мәчете ачылды

https://tnv.ru

20 Июль 2021, 18:02

386

0

Казанда Корбан бәйрәме алдыннан "Рәхмәтулла" мәчете ачылды
Корбан бәйрәме алдыннан, 19 июльдә, Казанның Авиатөзелеш районында "Рәхмәтулла" мәчете ачылды, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте.

Мәчет төзелеше 2019 елның җәендә башланды. Дин әһелләре һәм әбүганәчеләр ярдәме белән аны торгызу эшләрен төгәлләү мөмкин булды.

Бер катлы бина 150 кешене сыйдыра ала. Шулай ук агарту эшләре үткәрү өчен ике сыйныф бар.

Мәчетнең Имам-хатыйбы итеп Болгар ислам академиясе магистры Рөстәм хәзрәт Ясәвиев билгеләнде.

Фото: dumrt. ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров