Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Болгарда егетләр өчен XII Россиякүләм мөселман яшьләре форумы башланып китәчәк

Иртәгә Болгарда егетләр өчен XII Россиякүләм мөселман яшьләре форумы башланып китәчәк

https://tnv.ru

23 Июль 2021, 13:11

186

0

Иртәгә Болгарда егетләр өчен XII Россиякүләм мөселман яшьләре форумы башланып китәчәк
24-31 июль көннәрендә Болгар шәһәрендә егетләр өчен XII мөселман яшьләре форумы узачак. Форум 18-30 яшьләрдәге 100 яшь кеше катнашында «Болгар» музей-тыюлыгының палаткалы шәһәрчегендә узачак. Слетның географиясе киң: әлеге чарага Казахстан, Махачкала, Кузбасс, Оренбург, Ижау, Мәскәү, Самара, Берлин, Башкортостан, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләреннән, Татарстан районнарыннан егетләр киләчәк. 

 Форумда катнашучылар җиде көн дәвамында остазларның кызыклы лекцияләрен тыңлаячак, мастер-классларда, интеллектуаль уеннарда, тренингларда, семинарларда катнашачак, хәзерге заман мөгаммәләтен һәм ислам финансларын үзләштерәчәк.

 Чара Ислам дине аша мөселманга хас булырга тиешле берничә “үзле” сыйфатны - үз юлыңны таба белү (һөнәр сайлауда, гаиләдә, җәмгыятьтә, иҗатта), үз-үзеңне үстерү, үзаңлы булу, үз-үзеңне бәяли белү, үз-үзеңне хөрмәт итү, үзеңне кулда тоту кебек яхшы гадәтләрне үзләрендә тәрбияләргә  мөмкинлек бирәчәк.

Чыганак һәм фото: http://dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров