https://tnv.ru
02 Август 2021, 10:54
726
0
Игътибар! 3 августтан башлап Татарстан Республикасында (Казанда 7 августтан) ястү һәм аннан иртәнге намазлар агымдагы елның 5 маена кадәр гамәлдә булган вакытларына кайта башлый.
Искәртеп узыйк: май ае башыннан алып августка башына кадәр (Казанда 5 майдан башлап 7 августка кадәр), безнең төбәкнең географик үзенчәлекләрен истә тотып, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң аклыгы белән кушыла – төн дәвамында офыкта аклык югалмый һәм шул сәбәпле ястү намазының вакыты керми, ә иртәнге намазның вакытын күз белән күреп (визуаль рәвештә) билгеләп булмый.
Моны истә тотып һәм ислам галимнәре фикерләренә таянып, намаз вакытларын сәгать ярдәмендә билгеләү турында карар кабул ителгән иде: ястү намазы – кояш баеп сәгать ярым узганнан соң, ә “Сәхәр” вакыты һәм иртәнге намазның башы кояш чыгарга ике сәгать кала куелган иде.
Шул рәвешле, август башыннан ястү намазы вакыты соңрак (календарьдә Казан өчен бу вакыт 22:09 дип билгеләнгән), ә иртәнге намаз вакыты иртәрәк керә (календарьдә Казан өчен бу вакыт 00:02 дип билгеләнгән).
Югарыда язылганнарны истә тотып, ястү һәм иртәнге намаз вакытларындагы үзгәрешләргә игътибар юнәлтүегезне сорыйбыз.
Чыганак - http://dumrt.ru
Фото - https://pixabay.com

Бүлешергә
Комментарии 0