Онлайн трансляция

Свернуть

Мөслим районы Тойгелде авылында яңа мәчет ачылган

Мөслим районы Тойгелде авылында яңа мәчет ачылган

https://tnv.ru

02 Август 2021, 17:39

309

0

Мөслим районы Тойгелде авылында яңа мәчет ачылган
31 июль Мөслим районы Тойгелде авылында “Кыйбла” мәчете үз ишекләрен ачкан. Бу хакта Татарстан республикасы мөселманнарының диния нәзарәте хәбәр итә.

“Кыйбла” мәчете – Тойгелде авылында икенче мәхәллә мәчете. Ул авыл халкының тырышлыгы, иганәчеләрнең матди ярдәме белән сафка басты. Мәчет 6х12 метр зурлыгында, бер катлы, кирпечтән төзелгән. Тәһарәтханә, ашханә һәм склад бар, әйләнә-тирәсе төзекләндерелгән, юллар салынган. Мәчет үзенә берьюлы 150 кешене сыйдыра ала.

Хәзерге вакытта дин кардәшләребезгә Мөслим районында 34 мәчет хезмәт итә.

Фото - http://dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров