Онлайн трансляция

Свернуть

Кайбыч мөхтәсибәте яшь шәкертләр өчен Сабантуй оештырды

Кайбыч мөхтәсибәте яшь шәкертләр өчен Сабантуй оештырды

https://tnv.ru

03 Август 2021, 15:12

313

0

Кайбыч мөхтәсибәте яшь шәкертләр өчен Сабантуй оештырды
Кайбыч районы мөхтәсибәте рухи-сәламәтләндерү үзәкләрендә укуларын тәмамлаган балалар өчен Сабантуй оештырды. Әлеге чарада 200гә якын бала катнашты. Бәйрәм Олы Кайбыч авылында Сабантуй мәйданында үтте.

Бәйрәмдә балалар милли уеннарда көч сынаштылар, чүлмәкләр ваттылар, капчык киеп йөгерделәр һәм командаларга бүленеп аркан тарттылар. Командалы аркан тарту ярышында егетләрдән беренчелекне – Олы Кайбыч, икенче урынны – Түбән Кошман, өченче урынны – Югары Кошман авылы балалары яулады. Кызлардан беренчелекне – Олы Кайбыч, икенче урынны – Борындык, өченче урынны – Югары Кошман авылы кызлары яулады. Нәни балалар өчен күзне бәйләп уенчыклар кисү һәм башка мавыктыргыч уеннар оештырылды.

Чыганак һәм фото -http://dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров