Онлайн трансляция

Свернуть

“Зәкят" хәйрия фонды сукбайлар һәм мохтаҗларга кайнар ашлар таратуны дәвам итә

“Зәкят" хәйрия фонды сукбайлар һәм мохтаҗларга кайнар ашлар таратуны дәвам итә

https://tnv.ru

06 Август 2021, 14:28

190

0

“Зәкят" хәйрия фонды сукбайлар һәм мохтаҗларга кайнар ашлар таратуны дәвам итә
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды урамда йортсыз-җирсезләр һәм мохтаҗларны бушлай ашатуын дәвам итә.

Бүген аларга Казанның Борһан Шаһиди урамындагы скверда иртәнге сәгать уннан (10.00) кайнар ашлар таратыла башлады. Итле аш белән пылаудан авыз итәргә, сырник һәм круассан белән чәй эчәргә дип 70тән артык кеше килгән иде. Чәй эчү өчен ризыкларны йорт эшләрен алып бару дәресләрендә үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар әзерләде.

Беренче һәм икенче ашларны әзерләү өчен азык-төлекне нәзарәтнең “Зәкят” фонды тарафыннан бирелде һәм аларны әзерләүдә “Азу” кафесы ярдәм күрсәтте. Сукбайлар һәм мохтаҗлар алга таба да һәр дүшәмбе һәм җомга көннәрендә яңа гына пешеп чыккан, кайнар ризыклар ашый алачак.

Чыганак һәм фото - dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров