Онлайн трансляция

Свернуть

Мөфтиләр шурасы ковидтан прививкалы россиялеләргә кече хаҗда катнашырга рөхсәт сорый

Мөфтиләр шурасы ковидтан прививкалы россиялеләргә кече хаҗда катнашырга рөхсәт сорый

https://tnv.ru

06 Август 2021, 15:07

203

0

Мөфтиләр шурасы ковидтан прививкалы россиялеләргә кече хаҗда катнашырга рөхсәт сорый
Россия Мөфтиләр шурасы Согуд Гарәбстанының хаҗ министрына хат юллады. Хатта «Спутник V» вакцинасы ясаткан Россия хаҗиларына изге урыннарга кече хаҗга килергә рөхсәт итү сорала. Бу турыда РИА Новости агентлыгы Россия мөфтиенең беренче урынбасары Рушан Аббясовка сылтама белән хәбәр итте.

Быел Согуд Гарәбстаны хакимияте коронавирус таралудан шикләнеп, 17-22 июльдә Корольлектә яшәүче 18-65 яшьлек мөселманнарга гына хаҗ кылырга рөхсәт итте. Алар хаҗга катнашу алдыннан һич югы ике атна алдан ике тапкыр прививка ясатырга һәм хроник авырулары булмаска тиеш.

Чыганак - "Татар-информ"

Фото - pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров