https://tnv.ru
10 Август 2021, 09:39
448
0
8 августта Кукмара районы Өркеш авылы мәчетендә “Өркеш укулары” узган. Чара Өркеш авылы мәхәлләсе оешуның 20 еллыгы уңаена багышланган. Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Дини җыен «Дини уку йортларында укучыларны хезмәт белән тәэмин итү» темасына багышлап үткәрелгән.
Дини чарада катнашкан кунаклар истәлекле бүләкләр, дипломнар белән бүләкләнгән. Өркеш укулары балалар өчен болында сабантуй бәйрәме белән дәвам иткән.
Дини чарада катнашкан кунаклар истәлекле бүләкләр, дипломнар белән бүләкләнгән. Өркеш укулары балалар өчен болында сабантуй бәйрәме белән дәвам иткән.
Бүлешергә
Комментарии 0