Онлайн трансляция

Свернуть

Йөзгә якын бала “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында ярдәм көтә

Йөзгә якын бала “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында ярдәм көтә

https://tnv.ru

18 Август 2021, 11:54

378

0

Йөзгә якын бала “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында ярдәм көтә
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республикакүләм акциясе кысаларында Татарстанның йөз мохтаҗ гаиләсен колачлау ниятләнә. Фонд акцияне август башында игълан итте.

Акция Татарстанның күп балалы, азкеремле һәм инвалид балалар тәрбияләнүче гаиләләренә мәктәп кирәк-яраклары сатып алу өчен акча җыярга ярдәм итәчәк. Мәктәп букчасы комплекты үзгәрешсез булып кала: аңа канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен җыелмалар һәм башкалар керә.

Акциядә катнашасыгыз килсә, түбәндәге сылтама аша күчә аласыз.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров