Онлайн трансляция

Свернуть

“Мөхәммәдия”нең читтән торып уку бүлеге шәкертләренә дипломнар тапшырылды

“Мөхәммәдия”нең читтән торып уку бүлеге шәкертләренә дипломнар тапшырылды

https://tnv.ru

20 Август 2021, 11:28

218

0

“Мөхәммәдия”нең читтән торып уку бүлеге шәкертләренә дипломнар тапшырылды
19 август “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлеге шәкертләре урта дини белем алу хакында дипломнар алды. Дүрт ел дәвамында уку йортында белем алган укучыларга дипломнарны Татарстан мөфтие һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең җитәкчесе Камил хәзрәт Сәмигуллин тапшырды. Барлыгы 56 укучы – 20 ир-ат һәм 36 хатын-кыз шәригать фәннәрен үзләштереп, мөфти кулыннан дипломнар алды һәм дини хезмәткә әзер булуларын белдерде.

Читтән торып уку бүлегендә белем алып, мәдрәсәне тәмамлаучыларның географиясе бик киң булуы белән аерылып торды: Башкортстан Республикасы, Оренбург, Киров, Ульяновск, Төмән, Свердловск өлкәләреннән, республикабызның төрле районнарыннан килеп укучылар булды. Араларында төрле һөнәр ияләре: укытучылар, табиблар, хисапчылар, фармацевтлар, шәхси эшмәкәрләр, ветеринарлар, район газеталарында эшләүчеләр һ.б. бар.

Күркәм тантанада катнашучыларны дүрт ел дәвамында дини белем биргән остазлар тәбрикләде, алар исә үз чиратында әлеге дипломнарның дин-исламны күтәрүгә бер сәбәп булып торуын теләп калдылар.

Киңәш, нәсыйхәт, олы юлга чыгар алдыннан ихлас теләкләрне беренче булып Камил хәзрәт Сәмигуллин җиткерде һәм “тәкъва булсагыз, Аллаһы Тәгалә барлык юлларны күрсәтер, уйламаган җирдән дә ризык бирер” дип нәсыйхәтен әйтте, уңышлар теләде.

Мөфти чыгышыннан соң тәбрикләү өчен сүз остазлардан Камил хәзрәт Вәлиуллин белән Әхмәт хәзрәт Сабировка бирелде, алар имам-хатыйб һәм ислам дине нигезләре мөгаллиме белгечлеген алып чыккан шәкертләргә өммәтебезгә хезмәт кылуда ихлас теләкләрен җиткерде, киңәшләрен бирде.

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсен быел барлыгы 200 шәкерт укып бетерде, шуның 126сы – кичке, 18е – көндезге уку бүлекләрендә белем алучылар.

Чыганак һәм фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров