Онлайн трансляция

Свернуть

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә 620 мең сум күләмендә сәдака тапшырды

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә 620 мең сум күләмендә сәдака тапшырды

https://tnv.ru

20 Август 2021, 16:26

526

0

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә 620 мең сум күләмендә сәдака тапшырды
Бүген 20 августта Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе һәм әлеге оешманың хәйрия фонды җитәкчелеге катнашында эшлекле очрашу узды.

Кунакларны “Мөхәммәдия” тарихи комплексында Татарстан мөфтие, мәдрәсә директоры Камил хәзрәт Сәмигуллин кабул итте.

Очрашуга җыелуның төп сәбәбе – РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә матди ярдәме күрсәтү башлангычы белән чыкты. Узган ялларда ассоциациянең Private Clubның чираттагы утырышында Казанның мөселман эшмәкәрләре “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе өчен 620 000 сум күләмендә акча җыйды. Бүген РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Private Club резидентлары исеменнән әлеге хәйрия ярдәме Аллаһ ризалыгы өчен мәдрәсәгә тапшырылды. Татарстан мөфтие, уку йорты директоры Камил хәзрәт кунакларга изге башлангычлары өчен чын күңелдән рәхмәтен белдерде һәм акчаларның парталар һәм дәреслекләр алуга юнәлдереләчәген әйтте.

Чыганак һәм фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров