Онлайн трансляция

Свернуть

Әлмәт мөхтәсибәте мини-футбол турниры уздыра

Әлмәт мөхтәсибәте мини-футбол турниры уздыра

https://tnv.ru

24 Август 2021, 10:23

260

0

Әлмәт мөхтәсибәте мини-футбол турниры уздыра
2021 елның 11 сентябрендә Әлмәт мөхтәсибәтендә Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге мәчет кубогына мөселманнар арасында мини-футбол буенча республикакүләм турнир узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнырының Диния нәзарәте хәбәр итә.

Әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100-еллыгына багышлана.

Ярышлар Әлмәтнең “Алнас” стадионында узачак. Турнир 08:00 башлана. Командада 6 уенчы һәм 1 капкачы булырга тиеш. Матч 10 минутлык 2 таймнан тора. Турнирга бары тик намаз укучылар гына кабул ителә (ул тикшереләчәк), профессиональ спортчылар уеннарга кертелми.

Турнирга биредә язылырга мөмкин.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров