Онлайн трансляция

Свернуть

Алабугада юлчылар өчен яңа мәчет ачылды

Алабугада юлчылар өчен яңа мәчет ачылды

https://tnv.ru

26 Август 2021, 10:01

256

0

Алабугада юлчылар өчен яңа мәчет ачылды
Кичә 25 августта Алабуга районында тантаналы шартларда «Дилә» мәчете ачылды. Тантанада рәсми затлар, дин әһелләре, иганәчеләр, кунаклар һәм шәһәр халкы катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте.

Әлеге мәчет Поспелово авылы янында М7 трассасында урнашкан. Анда, җирле халык кына түгел, юлчылар да намаз укый ала. «Дилә» мәчете 2018 елда төзелә башлады. Бер катлы мәчетнең мәйданы –115 квадрат метр. Анда ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым тәһарәтханә бүлмәләре бар.

Тантанада Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр (территорияләр) белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров район халкын ТР мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән котлады. Ул, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән ихлас котлау сүзләрен җиткереп, бу изге эштә катнашучыларга ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Аннан соң район халкы һәм кунаклар яңа мәчеттә җәмәгать белән өйлә намазы укыды.

Моннан тыш, юлчыларга уңайлы булсын өчен мәчет янында хәләл кафе да ачылды.

Бүгенге көндә Алабуга мөхтәсибәтендә 11 мәчет эшли.

Чыганак һәм фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров