Онлайн трансляция

Свернуть

Кукмара районының Аш-Буҗи авылы мәчетенә яңа ай куелды

Кукмара районының Аш-Буҗи авылы мәчетенә яңа ай куелды

https://tnv.ru

26 Август 2021, 15:16

176

0

Кукмара районының Аш-Буҗи авылы мәчетенә яңа ай куелды
Бүген Кукмара районының Аш-Буҗи авылы мәчетенә яңа ай кую тантасы узды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә, тәкбирләр әйтелеп, бар авылга ямь биреп торучы мәчеткә яңа ай күтәрелде, дога кылынды.

Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев бу җирлектә дингә бирелгән ихлас, тырыш, булдыклы халык яшәвен билгеләп үтеп, Ислам динен үстерүдә авыл имамы Мансур хәзрәт Тимеровка уңышлар теләде. Әлеге авыл мәчете республикада актив эшчәнлек алып баруы, җомга намазларына мөселманнар күп җыелуы белән аерылып тора. Берничә ел дәвамында Аш-Буҗи авылы халкы тырышлыгы белән мәчеттә ремонт эшләре үткәрелде, түбә яңартылды.

Чыганак һәм фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров