Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның яңа китабы нәшер ителде

Казанда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның яңа китабы нәшер ителде

https://tnv.ru

27 Август 2021, 14:40

194

0

Казанда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның яңа китабы нәшер ителде
Шушы көннәрдә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты татар телендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Хәнәфи мәзһәбенә багышланган яңа китабын бастырып чыгарды.

Татарстан мөфтие үз хезмәтендә Хәнәфи мәзһәбенең һәм фикһының барлыкка килү тарихы белән таныштыра. “Хәнәфи фикһына кереш”тә автор тугры хәлифәләр һәм табигыйннәр заманыннан алып “фикһның алтын чоры”на кадәр Ислам кануннары үсешенең дәверләрен билгели. Алга таба Хәнәфи мәзһәбенең барлыкка килүе, аңа нигез салучы имам Әбү Хәнифә рахимәһуллаһи, шулай ук аның укучылары һәм аңа иярүчеләр хакында мәгълүмат бирә. Шулай ук китапта бу дини-хокукый мәктәпнең галимнәре һәм китаплары, мәзһәб барлыкка килүнең сәбәпләре, ысуллары бирелгән.

Исегезгә төшерәбез, быел Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы билгеләп үтелә.

“Хәнәфи фикһына кереш” китабын “Хозур” нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм дистанцион рәвештә заказ бирергә мөмкин.

Чыганак һәм фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров