Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда танылган журналист Әлмира Әдиатуллинаның кырыгын уздырдылар

Казанда танылган журналист Әлмира Әдиатуллинаның кырыгын уздырдылар

https://tnv.ru

06 Сентябрь 2021, 17:29

1074

0

Искә алу чарасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашкан.

Казанда танылган журналист Әлмира Әдиатуллинаның кырыгын уздырдылар
Бүген Казанның "Ярдәм" мәчетендә күренекле җәмәгать эшлеклесе Әлмира Әдиятуллина рухына дога кылдылар.

Ул 27 июль көнне 83 яшендә вафат булды. Әлмира Лотфулла кызын искә алырга килүчеләр рәтендә аның фикердәшләре, хезмәттәшләре, туганнары, дуслары,  дин әһелләре һәм милләтпәрварлар бар.

Әлмира Әдиятуллина гомере буе татар милләтенең киләчәге өчен янып яшәде. Үз вакытында Нобель премиясенә номинацияләнде. Күпләр аны милли мәнфәгатләр өчен кәлам һәм акыл белән дә көрәшче буларак искә алды.

Искә алу мәҗлесендә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.

Репортажны "Татарстан хәбәрләре"ндә карый аласыз.

Фото: ТР Диния нәзәрате

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров