https://tnv.ru
08 Сентябрь 2021, 10:20
169
0
Быелгы фестиваль Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына һәм Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап үткәреләчәк.
11 сентябрьдә Бөгелмәдә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале узачак. Быелгы фестиваль Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына һәм Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап үткәреләчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Бәйгене оештыручылар булып Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте, Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге тора.
“Милли моң” мөнәҗәтләр фестивале 2021нче елның 11нче сентябрендә сәг. 09.30-да Татар мәдәнияте үзәгендә узачак. Адресы: Бөгелмә шәһәре, Гашек урамы, 3 нче йорт. Узган елны мөнәҗәт фестивале ике йөздән артык сәләтле башкаручыны үзенә җыйган иде.
Бәйгедә катнашу өчен гаризалар иртәгә кадәр кабул ителә.
Фото: dumrt.ru

Бүлешергә
Комментарии 0