Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан имам-мөхтәсибләре ГТО нормаларын тапшырды

Татарстан имам-мөхтәсибләре ГТО нормаларын тапшырды

https://tnv.ru

15 Сентябрь 2021, 17:34

180

0

Татарстан имам-мөхтәсибләре ГТО нормаларын тапшырды
Бүген 15 сентябрьдә Татарстанның барлык имам-мөхтәсибләре һәм Нәзарәтнең аппарат һәм гамәлгә куелган оешмаларның хезмәткәрләре чираттагы тапкыр ГТО нормаларын тапшырды. Республиканың төрле почмакларында яшәүче дин әһелләре Чистай шәһәренең “Татнефть-Олимп” стадионына җыелды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин: "Безне Ислам дине көчле булырга этәрә. Мөхәммәд пәй­гамбәребез: “Көчле мөселман зә­гыйфь мөсел­манга караганда Раббыбызга якынрак. Әмма аларның икесендә дә хәерлелек бар”, - дигән. Без сүздә генә түгел, эштә дә үрнәк булырга тиеш», - диде.

Үзләренең физик әзерлекләрен республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергә Татарстанның 48 шәһәре һәм районы мөхтәсибе, нәзарәт хезмәткәрләрен дә кертеп – барлыгы 70 артык мөселман тикшерде. Хөкемдарлар коллегиясен 10 судья тәшкил итте.

Беренче тапкыр мөхтәсибләр ГТО нормаларын 2018 елда тапшырган иде.

Чыганак һәм фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров