Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда Ислам нигезләре буенча мәчет каршындагы курслар башлана

Татарстанда Ислам нигезләре буенча мәчет каршындагы курслар башлана

https://tnv.ru

20 Сентябрь 2021, 10:37

1758

0

Татарстанда Ислам нигезләре буенча мәчет каршындагы курслар башлана
1 октябрьдән Татарстанда Ислам нигезләре һәм дини тәрбия буенча мәчет каршындагы курслар башлана. Быел бушлай дәресләр республиканың 700-дән артык мәчетендә үткәреләчәк.

Курсларга 25 меңләп тыңлаучы йөрер дип көтелә. Аларга 1500-гә якын мөгаллим дини белем бирәчәк.

Мәчет каршындагы курсларның дини тәрбия программасы 3 елга исәпләнгән. Дәресләр нигездә ял көннәрендә үткәрелә, ә аларны уздыру вакыты, кагыйдә буларак, тыңлаучыларның теләкләрен исәпкә алып билгеләнә. Курсларның күпчелегендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым укыту каралган.

Чыганак һәм фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров