Онлайн трансляция

Свернуть

Мохтаҗларга гошер сәдакасы таратыла башлады

Мохтаҗларга гошер сәдакасы таратыла башлады

https://tnv.ru

22 Сентябрь 2021, 12:50

220

0

Мохтаҗларга гошер сәдакасы таратыла башлады
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды гошер сәдакасын тарата башлады. Яшелчәләрнең беренче партиясен 2 тонна күләмендә Татарстанның Питрәч һәм Алексеевск мөхтәсибәтләре тапшырды. Бәрәңге, кабак, чөгендер, кәбестә, кишер һәм кабачки күпбалалы, аз керемле гаиләләр һәм авыру кешеләргә - барлыгы 30 гаиләгә өләшенде.

Билгеле булганча, Татарстанда Диния Нәзарәте башлангычы белән, гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе башланды һәм 2021 елның 25 сентябре Татарстанда Гошер көне дип игълан ителде.

Гошер көне  2017 елдан бирле Татарстанда барлык мөхтәсибәтләрдә үзәкләштерелгән рәвештә үткәрелә. Һәр елдагыча, мөхтәсибәтләрдәге мәчетләр гошер сәдакасы итеп җиләк-җимеш һәм яшелчәләр кабул итә: бәрәңге, кәбестә, аш чөгендере, кишер, кабак, суган, алма, слива һ.б. Аннары азык-төлек җыелмаларын аз керемле, мохтаҗ кешеләргә тапшыру оештырылачак.

Татарстанда 2017 елда – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда –1109,5 тонна, 2020 елда якынча 1000 тонна гошер сәдакасы җыеп таратылган иде.

Чыганак һәм фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров