Онлайн трансляция

Свернуть

Буа мөхтәсибәте балалар өчен урманда квест үткәргән

Буа мөхтәсибәте балалар өчен урманда квест үткәргән

https://tnv.ru

28 Сентябрь 2021, 12:02

378

0

Бу чараның төп максаты мөселман яшьләренең бердәмлеген арттыру, уйлау сәләтен арттыру, сабыр булырга өйрәтү иде.

Буа мөхтәсибәте балалар өчен урманда квест үткәргән
Квест 26 сентябрь Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап, эктремизмга каршы айлык кысаларында уздырылган. Анда Буа мөхтәсибәте мәхәлләләреннән төрле яшьтәге малайлар, мәдрәсә шәкертләре – барлыгы 30 лап кеше катнашкан.

Бу чараның төп максаты мөселман яшьләренең бердәмлеген арттыру, уйлау сәләтен арттыру, сабыр булырга өйрәтү иде.

Районның яшьләр бүлеге җитәкчесе Илнур Сафиуллин җыелган яшьләргә уенның тәртибен аңлаткан. Уенчылар 5 командага бүленгән. Аларга урман буенча куелып чыккан биремнәрне табу һәм үтәү бурычы куелды.

Квест “Хаҗилар” мәчете мәхәлләсе тарафыннан әзерләнгән пылау белән сыйланып, догалар кылып тәмамланган.

Чыганак һәм фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров