Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Татарстан мөселман уку йортлары мөгаллимнәре форумы узачак

Казанда Татарстан мөселман уку йортлары мөгаллимнәре форумы узачак

https://tnv.ru

05 Октябрь 2021, 12:49

320

0

Казанда Татарстан мөселман уку йортлары мөгаллимнәре форумы узачак
12-13 октябрь көннәрендә Казанда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү программасын әзерләү кысаларында мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәренең еллык Форумы узачак.

Форум 2011 елдан башлап ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгариф фонды һәм Россия ислам институты белән берлектә үткәрелә, мөселман мәгарифе һәм тәрбиясе өлкәсендәге мөһим мәсьәләләр турында фикер алышу һәм аларны хәл итү өчен мәйданчык булып тора. Быел ул «Традицион диннәр теологиясе һәм мәгариф даирәсендә фәнни-педагогик һәм дини берләшмәләр хезмәттәшлеге» II Бөтенроссия симпозиумы кысаларында узачак.

Татарстан мөселман уку йортлары укытучылары форумы 12-13 октябрьдә 09.00 “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәге бинасында эшли башлаячак.

Чыганак һәм фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров