Онлайн трансляция

Свернуть

Түбән Кама районында яңа мәчет ачылган

Түбән Кама районында яңа мәчет ачылган

https://tnv.ru

05 Октябрь 2021, 13:26

309

0

Түбән Кама районында яңа мәчет ачылган
3 октябрь Түбән Кама районы Трудовой бистәсендә яңа мәчет ачылды. Күптән көтеп алынган мәчет ачылышы тантанасы Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов җитәкчелегендә узган.

Түбән Кама районы Трудовой бистәсе мәчете имам-хатыйбы Җәмил хәзрәт Гыйльманов билгеләп узганча, мәхәллә халкы мәчет салу өчен зур тырышлык күрсәткән һәм бик актив катнашкан. Мәхәллә халкы бергә җыелып, киңәшләшеп 2018 елда төзелешкә рөхсәт алып, 14 июль көнне нигез салынды. 2021 елның 10 июлендә манара һәм ай куелган

Кунаклар яңа мәчеттә өйлә намазы укыды һәм чәй мәҗлесендә катнашкан.

Бүгенге көндә Түбән Кама мөхтәсибәтендә 23 мәчет эшләп килә.

Чыганак һәм фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров