Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда гошер сәдакасы җыю дәвам итә

Татарстанда гошер сәдакасы җыю дәвам итә

https://tnv.ru

11 Октябрь 2021, 17:38

1523

0

Татарстанда гошер сәдакасы җыю дәвам итә
Татарстан мәчетләрендә гошер сәдакасы җыю дәвам итә. Бу көннәрдә Спас районы мөхтәсибәтендә халык тапшырган гошер сәдакасын Ислам динен кабул итүгә 1000 еллык исемендәге мәдрәсәгә,  Нәзарәт карамагындагы “Зәкят” хәйрия фондына, сукырлар җәмгыятенә, шулай ук БИАда белем алучы, Болгарда фатир яллап торучы шәкертләргә озатты.

Җыелган гошер бәрәңге, кишер, кәбестә, кызыл чөгендер, борыч, кабак, тозлаган һәм консервланган әйберләр, балдан гыйбарәт иде. Барлыгы район буенча бүгенге көнгә 6 тонна азык-төлек җыелган.

Татарстанда 2017 елда – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда –1109,5 тонна, 2020 елда якынча 1000 тонна гошер сәдакасы җыеп таратылган иде.

Чыганак һәм фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров