Онлайн трансляция

Свернуть

Диния нәзарәте татарлар арасында “Оста вәгазьче” бәйгесен игълан итә

Диния нәзарәте татарлар арасында “Оста вәгазьче” бәйгесен игълан итә

https://tnv.ru

21 Октябрь 2021, 13:54

358

0

Диния нәзарәте татарлар арасында “Оста вәгазьче” бәйгесен игълан итә
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте «Оста вәгазьче» төбәкара дини бәйгесен башлап җибәрә. Иҗади ярыш татар-мөселман яшьләрен һәм җәмгыятен рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләргә, катнашучыларның татар телендә чыгыш ясау һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерергә ярдәм итәчәк, ораторлык осталыгына ия талантлы татар шәхесләрен ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.

Бәйге Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында һәм Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырыла.

Эшләр бүгеннән башлап, 2021 елның 10 декабренә кадәр кабул ителә.  

Бәяләүнең төп критерийлары – тәкъдим ителгән темага, сайланган стильгә һәм жанрга туры килү, теманы чикләнгән вакыт эчендә ача белү, сөйләмнең һәм телнең байлыгы, матурлыгы һәм дөреслеге, сөйләм темпы һәм интонациясе (сөйләм тизлеге, логик акцентлар, тонның күтәрелүе һәм түбәнәюе, пауза), аудитория белән эшләү һ.б.

Призлы урыннарны алган җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр һәм катнашучы дипломы белән бүләкләнәчәк.

Чыганак һәм фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров