Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның 400 артык мохтаҗ гаиләсенә гошер сәдакасы өйләшкәннәр

Казанның 400 артык мохтаҗ гаиләсенә гошер сәдакасы өйләшкәннәр

https://tnv.ru

08 Ноябрь 2021, 12:54

268

0

Казанның 400 артык мохтаҗ гаиләсенә гошер сәдакасы өйләшкәннәр
Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте башлангычы белән тормышка ашырылган гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе тәмамланган. Әлеге башлангычның нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасында барлыгы 577,33 тонна гошер сәдакасы җыелган.

Татарстан мөселманнары, мохтаҗларга ярдәм итү йөзеннән, республика мәчетләренә яшелчә (бәрәңге, чөгендер, кәбестә, кишер, кабак, ташкабак суган һ.б.), җиләк-җимеш кайнатмалары, тозлаган кыяр-помидорлар, бал алып килде. Кампания кысаларында җыелган азык-төлек хәйрия оешмаларына (Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды һәм «Ярдәм» милли ислам хәйрия фондының тернәкләндерү үзәге), социаль учреждениеләргә (районнардагы картлар йортлары, балалар йортлары), мөселман уку йортларына (мәдрәсәләр, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, Коръән хафизлар әзерләү үзәге һ.б.), шулай ук турыдан-туры мохтаҗ гаиләләргә җибәрелде. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Казанның 400 артык азкеремле гаиләсен азык-төлек белән тәэмин итте.

Гошер җыю кампаниясе Татарстанда барлык мөхтәсибәтләрдә үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә.

Татарстанда 2017 елда – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда 1109,5 тонна, 2020 елда 1000 т гошер сәдакасы җыеп таратылган иде.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров