Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан Республикасында барлыгы 577,33 тонна гошер сәдакасы җыелган

Татарстан Республикасында барлыгы 577,33 тонна гошер сәдакасы җыелган

https://tnv.ru

08 Ноябрь 2021, 16:05

301

0

Татарстан Республикасында барлыгы 577,33 тонна гошер сәдакасы җыелган
Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте башлангычы белән тормышка ашырылган гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе тәмамланды. Әлеге башлангычның нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасында барлыгы 577,33 тонна гошер сәдакасы җыелды. Мөхтәсибәтләр арасында беренче өчлекне Балык Бистәсе (75 т), Балтач (43,5 т) һәм Чирмешән (40 т) районнары алып тора. Шулай ук Питрәч районы (30 т), Чүпрәле районы (27 т), Саба районы (26 т), Биектау, Әтнә, Кукмара районнары (25-әр тонна), Мамадыш районы (20 т) зур активлык күрсәтте.

Гошер җыю кампаниясе Татарстанда барлык мөхтәсибәтләрдә үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә.

Гошер – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт.

Татарстанда 2017 елда – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда 1109,5 тонна, 2020 елда 1000 т гошер сәдакасы җыеп таратылган иде.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров